“Үз көнеңне ничек оештырырга”. Түбән Кама “Веста” үзәге

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару эше һәм “Ариадна җебе” технологиясе кысаларында Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәге белгече Алия Малякова 1 нче санлы социаль участокта социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 9-11 яшьлек 25 бала өчен “Үз көнеңне ничек оештырырга” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларда дөрес көн тәртибе турында күзаллауны үстерү.

Дәрес башында белгеч балалар белән үз көнеңне ничек дөрес итеп оештырырга кирәклеге турында сөйләште. Балалар һәр кешенең моны төрлечә эшләгәнен белделәр.  Кемдер көне буе эшли, кич белән арыганлыктан егыла, кемгәдер көне буе шөгыльләнергә кирәкми, кайберәүләр көн буе телефонда утыра.  Беренчедән, бу кеше кичкә шулай ук арыса, икенчедән, озак та үтми кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин: күңел төшенкелеге, тиз кызып китүчәнлек барлыкка килә, кәеф төшә. Әлеге хәлләр кешенең  үз көнен дөрес оештырмаганлыктан килеп чыга. Шуңа күрә эшкә дә, ялга да җитәрлек вакыт планлаштырырга кирәк. Дәресләрне яхшы өйрәнергә, аннан соң яраткан эш белән шөгыльләнеп алырга, ата-аналарга ярдәм итәргә, су коенырга, укырга, уйнарга, телевизор карап алырга кирәк, бу, үз чиратында, шат һәм күтәренке кәефтә калырга мөмкинлек бирә. Көн тәртибен дөрес алып бару – сәламәтлеккә дөрес юл дип атарга була. Алга таба балаларга ике командага бүленеп һәр команданың “Көн режимын” уйлап табарга тәкъдим ителде. Командалар әзер булгач, алар үзләрендә булган файдалы кагыйдәләр белән бер-берсе белән бүлештеләр.

Дәрес азагында нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International