«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Безнең үпкәләүләр» мини - тренинг

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

05 нче июнь 2019 нче ел, чәршәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Безнең үпкәләүләр» дигән темага мини-тренинг үткәрде. 

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларның кешенең эмоциональ чагылышларының байлыгы, тискәре эмоцияләр һәм алар өчен җаваплылык турында белемнәрен киңәйтү.

Үпкәләү-кешенең гаделсез рәвештә кабул ителгән кайгысы, мыскыллау, шулай ук бу тискәре күренешләргә китерә торган реакция. Үз-үзеңне кызгану, борчылу, үпкәләткән кешегә карата ачу китереп чыгара.

Чара «Үпкәләү,  аның эмоциональ торышы һәм ничек барлыкка килүе» дигән әңгәмәдән башланды. «Үпкәләүне рәсемгә төшерү» күнегүендә социаль хезмәт алучылар кәгазь битләренә үпкәләүләрне сүрәтләделәр. Аннары тирә-юньдәгеләргә күрсәтеп, үзләренең йөрәгендәге үпкәләрен бетереп, кәгазь битләрен ертып чүп чиләгенә ташладылар. Чара үпкә һәм гафу итүгә карата риваять белән тәмамланды.

Чараны тәмамлап, социаль хезмәт алучылар, күңелдә явызлык һәм үпкә саклап йөрмәскә, тискәре уйларга ирек бирмәскә, рәнҗетүчеләрне гафу итә белергә кирәк икәнлеген билгеләп үттеләр.

Тренингта 14 кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International