Яр Чаллы шәһәре «Доверие» ХСХКК үзәгендә «Үз-үзеңә рәхмәт хаты» темасына группа белән психологик коррекция шөгыле узды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Тормышта җибәрелгән хаталарны анализлап, аларны яшәеш тәҗрибәсе белән чагыштырып теге яки бу очракның нинди нәтиҗәгә китерүе турында уйланганда, без бу ялгышларны булдырмый кала алганлыгыбызны аңлыйбыз. Шул ук вакытта хаталар өчен үз-үзебезне ачуланып, проблемаларыбызга тагын да ныграк чумабыз, барлыкка килгән тискәре киеренкелекне  балаларыбызга күчерәбез.

«Гермес» клубында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен бу сорауга багышланган шөгыльне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе психологлары Япаев Вадим һәм Николаева Гөлшат оештырдылар.

«Һәркемгә аның өчен иң якын кеше ул үзе икәнен төгәл аңларга кирәк. Һәм бу якын кеше белән танышып сөйләшсәң, дуслашсаң бер дә начар булмас иде, ә тагы да яхшысы –  аңа булышырга, мактарга, мәхәббәтеңне белдерергә», - ди психолог Вадим Япаев.

Әлбәттә, үз-үзеңә мәхәббәт аңлату читтән караганда мәзәк кебек тоела, тик бу көчле психологик техника эчке уңайсызлык барлыкка китерүче кайбер хис-кичерешләрдән арынырга булыша.

Иң гади күнегү – үз-үзеңә хат язу. Хат язу кабул итү тойгысын бирә: без үзебезне аңлый торган дөньяга эләгәбез, үзебезгә язган сүзләр хәзерге вакытта кирәкле ярдәм булып торалар. Хатны язып бетерүгә үзенең нәрсә сөйләвен чынлап белүче кешедән таяныч, хуплау, киңәш алу мөмкинлеге була.

«Гермес» ата-аналар клубының популярлыгы көннән-көн арта бара. Анда катнашучылар үзләре теләп шөгыльләнүдән тыш якыннарына һәм дусларына да монда килергә тәкъдим итәләр. Чыннан да, практик шөгыльләр вакытында алган белемнәре аларга гаиләдәге күп кенә эчке проблемаларны хәл итүдә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International