Максат: балаларны тәүлекне билгеләргә өйрәтү, кул чукларын ныгыту. Катнашучылар: 3 бала. Дәрес вакытында тәрбияче балаларны тәүлекнең бер өлеше белән таныштырды. Тәүлек дүрт өлешкә бүленә: иртә, көн, кич, төн. Ул балаларга күк төсен һәм кояш торышы сурәтләнгән рәсемнәрне күрсәтте.Табигатьтә нинди үзгәрешләр булуын күрсәтте. Тәрбияче балаларга көндез уйнарга, ашарга, чәй эчәргә мөмкин икәнлеген, караңгы төшүгә, ял вакыты җитүен. Төнлә балалар ял итәргә, организмнары көч тупларга тиеш икәнен аңлатты. Дәреснең икенче өлешендә балалар тәрбияче ярдәме белән кирәкле рәсемнәрне табып ябыштырдылар. Дәрес индивидуаль - уен формасында, күңелле һәм файдалы үтте.