«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Наталья Коробкова социаль хезмәт алучылар белән «Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе» дигән темага түгәрәк өстәл рәвешендә әңгәмә уздырды.
Чараның максаты һәм бурычлары: дөрес туклану режимын төзергә һәм үтәргә, файдалы азык-төлек продуктларын сайлап алырга һәм үз организмының сәламәтлеге өчен җаваплылык хисен үстерә белергә өйрәнү иде.
Сәламәт туклану ул рационда төрледән-төрле һәм файдалы ризык куллануны күз алдында тота. Даими физик күнегүләр белән бергә сәламәт туклану социаль хезмәт алучыларның кәефен яхшыртырга, авырлыкларын контрольдә тотарга, күтәренке, энергияле һәм актив булырга гына түгел, шулай ук күп кенә авыруларны: йөрәк – кан тамырлары, онкология, ашказаны-эчәк, диабет һәм башкаларының үсеш куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Үз рационында аксым, май һәм углевод балансын, шулай ук менюда витаминнар һәм микроэлементлар булуны исәпкә алу мөһим.
Әңгәмә барышында һәр социаль хезмәт алучы үзе өчен ТМИ (тән массасы индексы) исәпләп чыгарды һәм 1 көнгә баланслы меню