2019 елның 19 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Табигать күренешләре” дигән танып – белү әңгәмәсе үткәрелде.
Төп максат балаларны табигый катаклизмнарның төрле төрләре һәм аларның килеп чыгышы белән таныштыру. Балаларда табигый бәла – казаларда үз – үзеңне аңлы һәм җаваплы тотарга.
Әңгәмә барышында төрле табигать күренешләренең видеосюжетлары күрсәтелде, балалар аларның килеп гыгуының сәбәпләрен аңлый алдылар.
Шулай ук безнең җирлектә барлыкка килә торган табигый күренешләр һәм куркынычсызлык чаралары турында сөйләнелде.
Балалар “Ураган” уены барышында үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
Чарада 24 бала катнашты.