Максаты – өлкәннәрнең психоэмоциональ торышынана вокал терапиясе методы белән тәэсир итү. Бурычлар – өлкәннәрнең кәефен күтәрү, стресстан арындыру.
19 апрель көнне культорганизатор Заһидуллина А. З. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр белән вокалотерапия буенча дәрес үткәрде. Учреждениедә өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген саклауга һәм реабилитация чараларына аерым игътибар бирелә. Медикаментлар кулланмыйча гына дәвалауда уңай динамикага ирешергә мөмкинлек бирүче технологияләр арасында вокалотерапия – музыка белән дәвалану аерым урын алып тора. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар Закиров Г. Г. һәм М. Ф. Чернышова үз бүлмәләрендә вокал терапиясы белән бик теләп шөгыльләнделәр. Шөгыль вокал, артиткуляцион күнегүләр белән башланды. «Һава шары», «Насос», «Җылы куллар» тын алу күнегүләре, аерым тавышлар өстендә күнегүләр ясадылар. Релаксация максатыннан музыкаль-ритмик күнегүләр ясадылар. Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләрнең яраткан җырларын башкардылар.
Дәрес ахырында Закиров Г. Г. һәм Чернышова М. Ф. психо-эмоциональ халәтләре күтәрелүе сизелде, йөзләрендә елмаю күренде, кан басымы нормалләште.