Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова “Якын кешеләр” клубы эше кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән “Тискәре йогынтыдан кулчатыр” дигән темага чираттагы дәресе үткәрде. Максаты: катнашучыларның психоэмоциональ торышын тигезләү.
“Алмаз”, “Диңгез” дип аталган релаксация күнегүләрен психолог катнашучыларга талгын көй астында үтәргә тәкъдим итте. Әлеге биремнәр катнашучыларга тынычланырга, сулышларын тигезләргә, бөтен хаотик фикерләрне тупларга мөмкинлек бирде. Аннан соң катнашучылар “Мозартика” методикасының “Дөнья образы - томаннар" уенында кырларны тутырдылар, ул аларның эмоциональ халәтен, шул исәптән стресс дәрәҗәсен билгеләргә, эчке каршылыклар, шәхси проблеманы ачыкларга, уйнаучыларга үзара мөнәсәбәтләре турында күзаллау алырга мөмкинлек бирде.
Йомгаклау даирәсендә күпләр соңгы күнегүләрнең аларга “барысын да үз урынына урнаштырырга” һәм “тисәре” тамгада булган вакыйгаларга мөнәсәбәтләрен үзгәртеп янәдән үз-үзеңә ышануны кайтарырга ярдәм итүен таныдылар.