Изгелек инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Көлү терапиясе” буенча чара

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучылар өчен “Көлү  терапиясе”  буенча  чара үткәрде.

Чараның максаты: үз-үзеңне җайга салу ысулы белән танышу, сәламәтлекне саклауга мотивация үстерү һәм актив яшәү рәвешен озынайту.

Белгеч “Көлү терапиясе” методы барлыкка килү тарихы һәм аның төрле социаль өлкәләрдә  нәтиҗәле куллануы  турында сөйләде. Социаль хезмәт алучыларга кеше көлгәндә, иммун системасының эшен яхшыртуга һәм стресска каршы эндорфин гормоннары эшләп чыгаруга ярдәм итүен белү кызык булды.

Чараның гамәли өлеше алдыннан катнашучылар бер-берсеннән түгел, ә бер-берсе белән көлә торган бердәнбер кагыйдә кабул иттеләр. Чара  кызыклы һәм файдалы килеп чыкты: катнашучылар бер-берсенә чын мәзәк хәлләр  һәм мәзәкләр сөйләделәр.,  “Дәртләндергеч  көлү” видеоын карадылар һәм үз организмнарының төп энергетика үзәкләрен ныгыту белән шөгыльләнделәр. Алар көлгәндә нинди иҗек – “Ха – ха”, “хо-хо” яки “хи-хи” кулланганнан тора икәнен белделәр.

Чара турында фикер алышканда, катнашучылар стресс хәлләрендә психоэмоциональ халәтне торгызу өчен нәтиҗәле ысуллар исемлеген үзләре тулыландырдылар.

Чарада 27 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International