“Эмоциональ саморегуляция”. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Һәр кеше үз тормышында стресс ситуацияләренә эләгә. Стресслар һәрвакыт безнең янәшәбездә яши кебек. Стресслар – ул дулкын кебек, алар әле басыла, әле кабат килеп чыга. Тормыш вәзгыятен адекват рәвештә бәяли белү һәм дөрес карар кабул итү, үз тойгылары белән идарә итәргә өйрәнү - кешенең психик һәм физик сәламәтлеге нигезе. Димәк, әле ул яхшы кәеф тә. Кеше эмоциональ кичерешләр байлыгына ия. Ямоциональ мөнәсәбәтләре төрле булган кеше белән  аралашу да кызыклы була.

“Мин куркынычсызлыкта” экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау  программасы буенча эш кысаларында Түбән Кама “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская социаль участокта социаль ярдәм күрсәтелүче 15 яшүсмер арасында “Эмоциональ саморегуляция” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: катнашучыларны психо – эмоциональ халәтне тигезләү күнекмәләренә өйрәтү.

Җәмгыятьтәге кешеләр арасында яшәгәндә, без һәрвакыт әйләнә-тирәдәгеләрнең ничек карауларын уйлыйбыз. Рухи иминлегебез нидән тора соң? Кешенең кәефен нәрсә характерлый? Шушы сораулар белән белгеч үзенең дәресен башлады. Әңгәмәдән күренгәнчә, кешенең эмоциональ халәте аны гомер буе озата баручы хис-тойгылардан тора. Хисләр (латин теленнән тәрҗемә иткәндә) “таң калдырам”, “борчыйм” дигәнне аңлата. Аннары “Юу машинасы” уен активаторы вакытында белгеч катнашучыларга уйнап алырга, стресска каршы тын алу күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте. Балалар «Селтәү» күнегүен аеруча зур кызыксыну белән башкардылар, анда һәр катнашучы үзләре өчен нинди халәт алдында булуын билгеләргә һәм шул халәткә якты ассоциатив образлар булдырырга тиеш иде. Киләсе этап - эмоциональ кыенлыкларга ия булмаган хыялдагы образны булдыру. Йомгаклау этабы –тискәре күренеш шар шартлаган кебек юкка чыга, ә позитив күренеш күзгә күренеп зурая.

Дәрес ахырында белгеч балаларга шундый киңәшләр бирде: сез нинди дә булса карар кабул иткәнче, ситуацияне анализлап карагыз; сезгә каршы торучы кешенең физик һәм психик ягына, кәефенә һәм үз-үзен тотышында мөмкин булган үзенчәлекләренә игътибар юнәлтеп, аңа нинди дә булса бәя биреп карагыз; үзегезне эш итәргә генә түгел, уйларга да мөмкинлек бирә торган халәткә китерегез; мәгълүмат күләменә карап үз-үзеңне тоту тактикасын билгеләгез һәм аның нигезендә үзегезне саклагыз. Алган белемнәрне ныгыту өчен белгеч яшүсмерләргә “Экстремаль шартларда үзеңне ничек сакларга” дигән мәгълүмати белешмәлекләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International