Мамадыш муниципаль районының «Надежда» приютында тэрбияләнүчеләргә татар милли ашларына кызыксыну уяталар.
«Балигъ булмаганнарның ял иту эшчәнлегендә кулинария мәктәбе» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында Мамадыш «Надежда» балалар һәм яшүсмәрләр өчен социаль приютында «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы белән уртак дәрес узды. Тәрбияче Гөлнара Исмәгыйлева һәм «Ак калфак» вәкиле Луиза Мисбахова татар ашларының барлыкка килү тарихы турында сойләделәр. Балалар яраткан әбиләре җитәкчелегендә татар халкының «Кыстыбый» дигән ризыгын әзерләделәр. Чара ахырында үз куллары белән әзерләнгән кыстыбый белән бергәләп чәй эчте.