Заманча кеше үз тормышың зур өлешен утырып үткәрә. Аз хәрәкәтле яшәү рәвеше иртәме-соңмы үз чагылышын табачак.
Совет чорында хезмәткәрләр өчен махсус җитештерү гимнастикасы эшләнгән. Барлык хезмәткәрләр дә билгеләнгән вакытта барлык күнегүләрне төгәл үтәргә тиеш иде.
Буаның картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортында җитештерү гимнастикасы даими рәвештә 2018 елдан бирле үткәрелә. Гимнастика ярдәмендә һәр хезмәткәр үзенең иммунитетын ныгыта, эшкә сәләтлелеген шактый арттыра, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Мондый тәҗрибә безнең хезмәткәрләргә бик ошады.