«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сулыш алу гимнастикасы» буенча мастер-класс

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

06 нчы февраль 2019 нчы ел, чәршәмбе 

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Сулыш алу гимнастикасы» дигән темага мастер-класс үткәрде. 

Мастер-класс социаль хезмәт алучыларга сулыш органнарына карата профилактика һәм борчылудан, тынгысыз фикерләрдән арыну максатыннан үткәрелде. 

Сулыш гимнастикасы ул-тын алу күнегүләренең эзлеклелеге. Аның ярдәме белән гомуми халәт яхшыра: активлык һәм концентрация арта, йокы җиңеләя, физик күрсәткечләр яхшыра. 

Психолог социаль хезмәт алучыларны сулыш алу гимнастикасы күнегүләре комплексы белән таныштырды. Мастер-класс 4 тапкыр борыннан эчкә сулыш ясау күнегүе белән башланды. Алга таба төп комплекска күчтеләр. «Мәче», «Погончылар», «Насос» күнегүләрен үткәрделәр. Социаль хезмәт алучылар сулыш алу гимнастикасыннан соң тәндә уңай хисләр барлыкка килүен тойдылар. 

Мастер-класс нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның арыганлыгы, баш авырлыгы, сулыш алуы, психоэмоциональ халәте яхшырды. 

Мастер-класста 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International