«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Скандинавча йөреш» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чара оештырдылар.
Скандинавча йөреш вакытында тәннең югары һәм түбән өлешендәге мускуллар бер үк вакытта тонуска килә, йөреш вакытында тезләргә һәм умырткага басым кими, йөрәк һәм үпкә эшчәнлеге яхшыра.