27 нче ноябрь 2018 нче ел, сишәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «#Юмартсишәмбе» дигән хәйрия кампаниясе кысаларында «Үз кәефем белән мин ничек идарә итә алам?» дигән темага мини - тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларның кәеф үзгәрү сәбәпләре һәм үз кәефең белән идарә итү ысуллары турында белемнәрен актуальләштерергә.
Кәеф – билгеле бер вакыт дәвамында психик процессларны һәм кешенең үз-үзен тотышын чагылдыра торган гомуми эмоциональ халәт.
Чара тренинг темасына туры килгән риваятьләрдән башланды. Катнашучылар тренинг барышында кеше нинди кәефтә булуын ничек ачыклап була? – дигән сорауга җавап эзләделәр (кәефне хәрәкәтләр, кыяфәт, сын-гәүдә, кыланыш, куллар аркылы аңларга була). Психолог экспресс-сорау үткәреп, кемнең кәефе ничек икәнен ачыклады: белгеч төрле төстә карточкалар күрсәтеп, катнашучылар үзләренә туры килгән төскә кулларын күтәрделәр (кызыл төс – матур, яхшы кәефкә туры килә; яшел төс – тыныч, тигез кәефкә җавап бирә; кара – начар кәефкә туры килә). Соңыннан кәеф күтәрүнең җиңел ысулларына (яхшы дус белән сөйләшергә яки аңа шалтыратырга, яраткан музыкаңны кушарга һәм тыңларга, үзеңне тәмле ризык белән сыйларга, саф һавада йөрергә, яраткан эшең белән шөгыльләнергә) игътибар иттеләр.
Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар арасында дустанә мөнәсәбәт, ярдәмчеллек, үзара аңлашу атмосферасы барлыкка килде. Фикер алышу барышында яхшы кәеф булдыру өчен универсаль ысулга тукталдылар һәм ул – елмаю дигән нәтиҗә ясадылар.
Тренингта 12 кеше катнашты.