Шөгыльнең максаты: пластилинны чеметеп алып,уч төбендә әйләндерү хәрәкәтләре ясап, түгәрәк ясарга өйрәтүне дәвам итү, кечкенә түгәрәкләрне бармак белән басып картонга ябыштырып кую. Бүген балалар янына матур киенеп Айсылу исемле курчак килеп керде. Аның кулында балаларга алып килгән бүләге бар икән. Ул төрле төстәге тылсымлы пластилиннар иде. Бу пластилиннарга тәрбияче апа да, балалар да бик шатландылар. Тәрбияче апа балаларга йомшак пластилинны ничек итеп әвәләргә булганлыгын күрсәтте һәм һәрберсенә узенә ошаган төстәге кисәкне алып әвәләп карарга тәгъдим итте: -Ә хәзер, балалар, әйдәгез әле, “Мозайка “ уены уйнап алабыз. Тылсымлы пластилинның үзегезгә ошаган төсләрен сайлап алыгыз да, шушы ак кәгазьгә матур итеп бер-бер артлы кечкенә төймәләр итеп тезеп чыгыйк. Балалар нәни бармаклары белән төрле тәстәге пластилин кисәкләрен чеметеп, түгәрәкләп мозайка тезә башладылар. Бик тырыштылар алар . Тәрбияче апалары булышып, мактап торды. Бу әвәләү шөгыле балаларга бик тошады. Айсылу исемле курчак аларның эшләренә матур итеп карап, елмаеп яхшы бәя бирде.