Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Бу яфрак кайсы үсемлектән?”дип исемләнгән үстерешле уен.

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
Уенның максаты: балаларны үсемлекләрнең үзенчәлекләрен таный белергә өйрәтү, аларның исемнәре, яфракларның төрлелеге турында белемнәрен ныгыту; хәтер, күзәтүчәнлек, игътибарлыкларын үстерү; танып-белү һәм табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү. Үсемлекләр турында үстерешле уеннар балага, билгеле бер организм аша, экосистеманың бөтенлеген күз алдына китерергә ярдәм итә. Уеннар төрле яклап үсеш бирә, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен формалаштыра, танып -белү мөмкинчелекләрен арттыра. Мондый уеннар сенсор тәрбия бурычларын да тормышка ашыра. Дидактик уен башында тәрбияче үсемлекләр турында әңгәмә үткәрде. Балалар: ни өчен яфрак яссы һәм яшел төстә; ни өчен яфраклар саргая һәм коела;яфракның зурлыгы нәрсәдән тора; кайсы агачлар күбрәк? Һ.б.сораулар бирделәр. Тәрбияче презентация ярдәмендә барлык сорауларга да күрсәтмә аңлатма бирде. Шуннан соң, уен табигатьтә дәвам итте. Безнең балалар сенсор каналлар аша гына мәгълүматны кабул итә, шуңа күрә табигый шартлар бик мөһим. Балалар үзләре җиргә коелган яфракларны таптылар, чагыштыру ярдәмендә аларның кайсы үсемлектән икәнлекләрен ачыкладылар. Аларга табигать күренешләре бик кызыклы булды һәм бик канәгать калдылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International