“Югары- Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат йорты“ ында “Татар бизәкләре” дигән темага шөгыль.

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

2022елның 28нче февралендә Югары Утар балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлеге тәрбиячесе Галимҗанова Ф.Н. балалар белән “Татар бизәкләре” дигән темага шөгыль уздырды. Максат; балаларны татар орнаментлары белән таныштыру; иҗат иту мөмкинлекләрен үстерү; силуэтны бизәргә өйрәтү; халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Кеше тормышында халык традициялары, гореф-гадэтләре һәм мәдәни мирасы зур урын алып тора. Татар халкының милли киемнәре гасырлар буена сакланып килә. Хатын-кызлар эскәтерләрне, киемнәрне матур итеп чиккәннәр. Рәсемнәрендә табигать орнаментларының элементларын кулланганнар. Шөгыль барышында балалар халыкның кулланма сәнгате, татар халкының милли киемнәре, аның бизәкләре белән таныштылар. Бик яратып милли аяк киеме – читекне торле орнаментлар белән бизәделәр. Шөгыль бик мавыктыргычлы булды һәм күтәренке кәеф белән үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International