«Үзгәрешләр җиле»

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Җәмиг»Үзәк мәчетенә экскурсия оештырды. Әлеге чара Ислам дине турында белемнәрне формалаштыру, үз милләтеңә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү максатыннан закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр арасында үткәрелде.

Мәчеттә яшүсмерләрне «Җәмиг» үзәк мәчете матбугат секретаре Фәнис Кадыйров каршы алды.  Аның белән әңгәмә барышында яшүсмерләр мәчетнең ничек оештырылуын, ни өчен мәчеткә кергәндә аяк киемнәрен салырга кирәклеген белделәр, мөселман изге урыннарына бару кагыйдәләре белән таныштылар. Экскурсия барышында ул мәчетнең барлык бүлмәләре буенча катнашучыларны уздырды, мөселман кешесенә мәчеткә килер алдыннан нәрсә эшләргә кирәклеге, мәчеткә килүче хатын-кызларның кием-салымы нинди булырга тиешлеге турында сөйләде. Балалар шулай ук бәйрәм һәм эш көннәрендә мәчеттә гыйбадәт кылалар – намаз укыла, диннең Ислам дип аталуы,  изге китап-Коръән, мөселманнар догасы белән Аллаһка мөрәҗәгать итәләр икәнен белделәр. Мәчеттә никах укыту, исем кушу йоласы кебек йолалар үткәрәләр, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатканда намаз укыйлар. Хезмәткәр балаларга толерант булырга һәм башка диннәргә хөрмәт белән карарга киңәш итте.

Экскурсия ахырында балалар мәчет хезмәткәрләренә кунакчыл кабул итүләре һәм кызыклы, танып-белү таныштыруы өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International