"Әти өчен галстук" - “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе

2022 елның 25 феврале, җомга

2022-нче елның 25-нче февралендә тәрбияче  Эзекова Э.Р. "Әти өчен галстук"дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: балаларны рәсем ясарга, туры һәм түгәрәк линияләр ясарга өйрәтү, үрнәк буенча рәсем төшерергә, якын кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

 

23-нче февральдә без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттек. Алар - Россия Армиясе сафларында хезмәт итүче сугышчылар. Безнең гражданнарның тыныч тормышын һәм хезмәтен саклыйлар, алар - чик сакчылары һәм диңгезчеләр, очучылар һәм десантчылар, солдатлар һәм командирлар. Авыр һәм куркыныч бу эш - Ватанны дошманнардан саклау, әмма бу һәр ир-атның изге бурычы.

 

23-нче февраль - безнең Армиянең туган көнендә, без ел саен үз геройларыбызны, хәзерге Ватанны саклаучыларны хөрмәтлибез, аларга авыр һәм куркыныч хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Һәр гаиләдә ир-ат туганнарын котлау, аларга зур булмаган бүләкләр, сувенирлар бүләк итү йоласы бар.

 

Менә хәзер дә әтиләребезгә бүләкләр ясаячакбыз - ул галстуклар. Ә хәзер сезгә, егетләр, чын модельерлар булырга тәкъдим итәм. Балалар бик тырышып галстуклар ясадылар һәм аларны матур итеп төрле узорлар белән бизәделәр. Чара балаларга бик ошады, барысы да канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International