ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2018 ел
җомга

5 октябрь көнне “Шатлык” социаль ярдәм күрсәтү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан дәүләт, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар,өлкән буын вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды.

Өлкәннәр көне кысаларында, Иннополис шәһәре мәктәбе һәм Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты администрациясе «Изге кулларга хатлар " акциясе игълан итте

    5 нче октябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, саләмәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез үз куллары белән  үстергән яшелчәләрдән күргәзмә оештырылды. Түгәрәк өстәл артында, кышка эзерлек хакында әңгәмә кордылар, хуҗабикәләр файдалы киңәшләре белән уртаклаштылар.

Азнакай муниципаль районындагы “Омет” халыкка социаль хезмәт курсәтү комплеклекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкәннәр көне уңаеннан шаян спорт ярышлары уздырылды.

5 нче октябрьдә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр арасында “Ягез әле, әбиләр һәм бабайлар” исеме астында саф һавада спорт чарасы уздырылды.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Алабуга «Доверие» үзәге белгечләре оешм ветераннарын «Ачык ишекләр көне» нә чакырдылар. Чәй өстәле артында оешманың яшь белгечләре үзләренең казанышлары белән уртаклаштылар, яңа технологияләр һәм программалар турында сөйләделәр, үзәкнең заманча җиһазландырылган кабинетларын күрсәттеләр.

Оешма җитәкчесе Чернышева Илиза Рәшит кызы ветераннар адресына җылы сүзләр әйтте, 2018 елда үзәк өчен юбилей елы булуын искә төшерде. Районның социаль хезмәткәрләре 20 елдан артык үзләрен бик мөһим эшкә багышлыйлар. Бүлек белгечләре иҗади номерлар, җырлар, шигырьләр, такмаклар бүләк иттеләр.

Ветераннар оешмада эшләгән елларын сагынып искә алдылар, яшь хезмәткәрләргә оптимизм һәм эшләрендә уңышлар теләделәр.

Иске Салавыч авылында гомер итәче сугыш ветераны Хәбибуллин  Мөхлис Хәбибулла  улына 5 октябрь көнне 95 яшь тулды.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр декадасы      

 

      Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр декадасы бик күңелле башланып китте.

    

2018 нче елның 4 нче октябрендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова һәм өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Лилия Гарипова “Волонтер” үзәге активистлары белән берлектә  “Безнең кадерлеләребез” дип исемләнгән акция уздырдылар.

 Өлкәннәр декадасында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрдән  файдаланучыларның иҗади эшләреннән «Сезнең алтын кулларыгыз безнең өчен матурлык тудыра» дип аталган күргәзмә оештырылды. Социаль хезмәт алучыларның күбесе кул эшләре белән шөгыльләнә. Күргәзмәдә  Музафарова Нәсимә, Файзрахманова Гөлсирә, Ермолаева Александра Маркелова Людмилаларның кул эшләре урын алды.

Өлкәннәрнең әйтүе буенча бәйләү күңелне тынычландыра һәм проблемаларны оныттырып тора, гипертония булганда сәламәтлекне яхшырта. Кул эшләре белән  шөгыльләнәнү өлкән кешеләрне тернәкләндерү алымнарының берсе булып тора.

Бәйләү йөрәк-кан тамырлары авыруларын, аш кайнату бозылуларын, теш һәм баш авыртуларын, бөер ялкынсынуын, нерв системасы авыруларын дәвалый, умыртка баганасы җәрәхәтләнгәндә,  депрессиядән тиз арада чыгарга ярдәм итә һәм авыр тетрәнүләрне кичерергә булыша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International