ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай»  приютында тэрбиялэнуче балалар «Чиста урманнар» дигэн акциядэ катнашты. урман безгә күп нәрсәләр бирә .Шуңа да табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып, җәнлекләрне, кош-кортларны кырып бетерәләр икән, димәк, кеше үз-үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Кешеләр табигатькә беркайчан да тиешенчә сак була белмәделәр. Аны сакларга, аның турында кайгыртырга кирәклеген бик соң аңладылар.Шуңа күрә җирдәге тереклекнең барлык төрләрен саклау максатында Кызыл китап булдырылган.

 – Кеше гомере буе табигатьтән файдалана.  Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә.   Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Табигатьне саклау өчен без үз бурычыбызны үтәргә тиеш. Әйдәгез, бергәләп табигать сагына басыйк!     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International