ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 3 нче октябрь көнне, “Өлкәннәр көне” уңаеннан, Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф. М. Галимова һәм “Родник”халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  җитәкчесе урынбасары Г.Н.Шәфигуллина  Лесхоз картлар йортына Теләче районыннан булган өлкәннәрне котлап күчтәнәчләр тапшырдылар.

Өлкән кешеләр кунакларны күтәренке кәеф һәм рәхмәт сүзләре белән озатып калдылар.

Сишәмбе көнне 2 Октябрь 2018, юрисконсультом Винниковой Эльвира әзерләнгән иде һәм үткәрелде белән очрашу яшәүче үзәге социаль адаптация "Маяк» үткәрү кысаларында «түләүсез юридик ярдәм көне".

2018елның 3октябрь көнне район Мәдәният йортында  Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы уздырылды. Әлеге бәйрәм чарасы вакытында “Родник” халыкка социальхезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге  социальпедагогы Хусаинова Л.З. волонтерлар белән берлектә  бу чарада актив катнаштылар. Бәйрәм күрке булып өлкән кешеләрнең кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук әлеге чарада Теләче районының төрле оешмаларыннан килгән җитәкчеләр белән  “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү узды. Өлкәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Бәйрәм соңында бәйрәм кунаклары өчен спектакль күрсәтелде.

«Гнездышко» приютында 3 октябрь көнне узган Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм программасы шулай дип аталды.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Тукай муниципаль районының "Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары  Шакирова Р.Ф. һәм Сәлимова А.З. >совместно с несовершеннолетними, проведены мероприятия в селах Малая Шильна и Тлянче-Тамак по изготовлению  открыток и вручению их пожилым родственникам.

3 октябрь 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәге балалары өчен сәламәт яшәү рәвеше профилактикасы максатыннан “зарарлы һәм файдалы гадәтләр” дигән видео дәрес үткәрелде.

2018 елның 2 октябрендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә алиментлар буенча комиссия утырышы узды. Прокурор ярдәмчесе- Газизов А.Р., социаль яклау бүлеге начальнигы- Ахмадуллина Р.С., социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге юрисконсульты- Султанов В.Б., гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире- Барабашкина Л.И., халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге директоры- Мурадымова Ф.М. һәр атнанын беренче сишәмбесендә бу мәсьәлә буенча ярдәмгә килергә әзерләр.

Чирмешән муниципаль районының «Мәрхәмәтле йорәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Өлкәннәр көне уңаеннан «игелекле эшләр эшләргә ашыгыгыз» акциясе кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә хуҗалык эшләре буенча ярдәм иттеләр. Тәрәзәләрне юдылар, бакча казыдылар, ишегалдында җыештырдылар.  Өлкәннәр бик шатландылар, рәхмәт сүзләре әйттеләр.

 

1нче рәсем мәктәбе укучылары эшләренең күргәзмәсе

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 03нче октябрьдә 1нче рәсем мәктәбе укучылары эшләренең күргәзмәсе оештырылды. Көзнең матур мизгелләре белән балалар, хезмәткәрләр һәм ата-аналар сокланалар.

 

Өлкәннәр көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең  мөдире Ризванова Луиза җитәкчелегендә, авылда эшләүче социаль хезмәткәрләре белән hәм Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Идиятова Миляуша  белән берлектә, Өлкән кешене кабул итү гаиләсендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International