Бөтенроссия хокукый ярдәм көне

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

        2019 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия хокукый ярдәм көне кысаларында Чистай шәһәренең бер уку йортында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар белән «Нәрсә ул җаваплылык...» дигән темага профилактик дәрес үткәрделәр.

    Әлеге профилактик дәреснең максатлары һәм бурычлары булып балигъ булмаганнарның җаваплылыгы турында төшенчә формалаштыру һәм күзаллау, законга карата җаваплы караш тәрбияләү тора.

       Дәрес барышында күрсәтмә мисаллар китерелде, төрле хәлләр каралды. Балигъ булмаганнар фикер алышуда актив катнаштылар, белгечләрнең компетентлы җавапларын алдылар.

         Дәрес ахырында балаларга «Балалар ышаныч телефоны» дигән темага буклетлар тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International