Балалар тынычлык очен!

2019 елның 13 сентябре, җомга

  2019 елның 9-13 сентябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре балаларга “Без халыклар дуслыгы өчен” дип исемләнгән рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим иттеләр.    Конкурс Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук халыкның террористик һәм экстремистлык идеологиясе күренешләренә түзеп тормавы атмосферасын булдыруга юнәлтелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында үткәрелә. Күп балалы, опекун гаиләләрдәге балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар конкурста актив катнаштылар һәм "Без халыклар дуслыгы өчен» дигән темага рәсемнәр китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International