2019 елның 14 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшләүче тәрбиячеләр “Безнең сәламәтлек – безнең кулда” дигән уен - викторина үткәрделәр.
Викторинаның максаты балаларның сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен киңәйтү һәм гомумиләштерү, балаларда үз сәламәтлекләре өчен шәхси җаваплылык хисе тәрбияләү иде.
Викторина коррекцион күнегүләр эшләүдән башланды. Күнегүдән соң 2 командага бүленделәр:”Бик чисталар”, “Витаминнар”.
Командаларга “Җиде таҗлы чәчәк” исемле уен тәкъдим ителде. Һәрбер таҗны өзәсең һәм уен аласың. Ә күнегүләр шундый иде:”Табышмаклар – гигиена ярдәмчеләре”, “Сәламәтлек сүзен җый”, “Көндәлек режим”, “Зарарлы – файдалы”, “Халык зирәклеге” һәм башка күнегүләр.
Биремнәр бик кызыклы һәм гыйбрәтле булды, балаларга таратып куйган карточкалардан мәкальләр, шәхси гигиенага кагылган уеннар ошады.
Командалар бик көчле, бик дус, җаваплы уйнадылар. Ә шулай да уен ахырында дуслык җиңде. Викторинада15 бала катнашты.