“Транспорт һөнәрләре, белгечлеге”. Түбән Кама «Веста» үзәге

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Транспорт белгечлекләре бик мөһим, ә белгечләр теләсә кайсы шәһәр һәм авылларда кирәк. Транспорт белән тиешле дәрәҗәдә идарә итә белү үзеннән үзе генә килеп чыкмый, аңа тәҗрибә кирәк. Һәм, һичшиксез, махсус уку йортларын тәмамлаган кешеләр аларга ия булачак. Ә заманча машиналар шактый катлаулы, аның барлык нечкәлекләрен аңлау өчен күп укырга һәм эшләргә кирәк.

Татарстан Республикасында эшче һөнәрләре елы кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәге белгече Рамзилә Хафизова 2019 нчы елның 15 нче июле көнне 7-12 яшьлек 13 бала өчен 10-нчы санлы социаль участогында “Һөнәр сайлау нигезләре” курсыннан “Транспорт һөнәрләре, белгечлеге” дип аталган чара уздырды. Максат: балаларда транспорт төрләре белән идарә итүче һөнәрләр турында булган белемнәрен ныгыту, танып-белү кызыксынуын үстерү.

Дәрес башында белгеч балаларга викторинада катнашырга тәкъдим итте, аның барышында транспортның һәр төренә туры килә торган һөнәр (мәсәлән, поезд – машинист, самолет – очучы һәм башкалар) атарга тиеш иделәр.  Аннан соң балалар табышмаклар ярдәмендә кызыклы һәм гади формада яңа транспорт һөнәрләре һәм белгечлекләр турында булган белемнәрен тулыландырдылар. Хыялны да кертеп, бала нинди һөнәр турында сүз баруын, логик һәм образлы фикерләү аша аны күз алдына китерергә тырышты. Белгеч балаларның бер һөнәрнең башкаларыннан нәрсәсе белән аерылып торуын, киләчәктә үзенә дөрес һөнәр сайларга ярдәм итүен белсеннәр өчен тырышты.

Дәрес ахырында балаларга өй эше бирелде – “Кем булырга телим?” темасына рәсем ясарга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International