Чара « Хисләр»

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

16 май көнне Азнакай муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль педагоглар Аминә Әхмәтшина һәм Лилиә Лотфуллина «Тормыш кыйммәтләрен формалаштыру һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү» программасы буенча «Безгә хисләр кирәк» дигән темага чара үткәрде. Әлеге чараның максаты: укучыларны эмоцияләр белән таныштыру, башка кешеләрнең эмоциональ халәтен билгеләү, хис-тойгыларын белү белән өйрәтү иде. Чара тренинг элементлары белән лекция-әңгәмә рәвешендә узды. Балалар теге яки бу хис-кичерешләр ачылуга йогынты ясый торган факторлар турында, үз эмоциональ халәтенә ирекле йогынты күнекмәләрен ничек үстерергә кирәклеге турында белделәр. Чара позитив нотада узды, балалар бик теләп катнаштылар һәм үзләренә тапшырылган биремнәрне үтәделәр. Чара ахырында, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре балаларга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм буклетлар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International