2019 елның 18 апрелендә Арча «Мәрхәмәтлек үзәге"нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Шәфыйкова И.И. “Арча "отряд волонтерлары белән берлектә “Изгелек кәрҗине" акциясе оештырды. Әлеге акция кысаларында волонтерлар Арча шәһәренең «Эссен» кибете янында азык-төлек җыюны оештырдылар. Шәһәрдә яшәүчеләр районның мохтаҗ гаиләләре өчен азык-төлек кәрҗинен тутырып, акциядә актив катнаштылар. Әлеге акциянең максаты - халыкның социаль яклауга мохтаҗ булган гаиләләре проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтү.