Яңа объектлар буенча экскурсия, Балтач

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

16 ноябрь көнне Балтач муниципаль районында ветераннар Советы, хатын-кызлар советы, «Ак калфак» иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре өчен яңа объектлар буенча экскурсия оештырылды. Программа бик бай булды. Экскурсия “Балтач» паркы белән танышудан башланды. Аннары экскурсантлар «Дулкын» бассейнында, Норма, Борбаш, Салавыч, Яңгул, Борнак авыл җирлекләре объектларында булдылар.  Чакырылган барлык кунаклар өчен җаваплылыгы чикләнгән “Татарстан” җәмгыяте тәмле төшке аш оештырды. Маршрут Сосна Пучинкәсе авылында Габдулла Тукайның әнисе каберенә бару белән тәмамланды.

Бу көнне барлык экскурсантлар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм  оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International