Әтнә балалар китапханәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

     «Изгелек» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булучыларны мәдәният бүлегендә эшләп килүче төрле түгәрәкләргә җәлеп итү эше дәвам итә. Бүген, 2018 елның 14 ноябрендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә “Оста куллар” түгәрәге кысаларында  иҗади чара үткәрделәр. Әлеге чарага мөмкинлекләре чикле балалар чакырылды һәм ул Әтнә балалар китапханәсендә үтте. Максаты: балаларның  игътибарын һәм фикерләү сәләтен үстерү, үз-үзенә булган ышанычын арттыру иде. Балалар сәйләннән әниләр көненә багышлап композиция эшләделәр. Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтен һәм фантазиясен үстерүгә этәргеч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International