Өйдә хезмәт күрсәтүдән файланучы юбилярларны бәйрәмнәре белән котлау Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә матур бер традициягә әйләнде.
2018 нче елның 1 ноябрендә Бәтке авылында яшәүче Яруллина Рауза Гаяз кызына 80 яшь тулды. Социаль хезмәткәр Закирова Кадрия юбилярны бәйрәме белән чын күңелдән котлап, исәнлек-саулык, озын гомер теләп, истәлекле бүләк тапшырды.