«Мин һәм башкалар». «Веста» Үзәге.

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

“Ариадна җебе” технологиясе кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Вәлиәхмәтова 6 нчы санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдән 10 бала өчен «Мин һәм башкалар» дигән темага дәрес үткәрде.Максат: балаларда аралашуга, дус, бердәм, сәламәт коллектив булдыруга ярдәм итү, коллективта үзеңне табарга ярдәм итү.

Дәрес башында белгеч егет-кызлардан «Дуслык»ның нәрсә икәнен һәм ни өчен кирәклеген белүләре белән кызыксынды.Алга таба күнегү укучыларның төркемдә ни дәрәҗәдә бердәм эшли белүләрен билгеләргә мөмкинлек бирде: белгеч балаларга озынлык буенча, чәч озынлыгы, яшь буенча, чәч төсе буенча һәм башка үзлекләре буенча басарга кушты. Уен азагында катнашучылар тиешле нәтиҗә ясадылар: әгәр команда бердәм булса, биремне үтәве җиңел. Балаларның үз-үзләренә бәя бирүгә юнәлтелгән киләсе биремдә катнашучылар үзләрен тылсымлы аланда нинди дә булса чәчәк итеп күзалладылар, катнашучылар аны кәгазьдә ясарга һәм әлеге әкият аланында үз урынын табарга тиеш булдылар. Белгеч укыган “шырпылы” турындагы әкият балаларны ялгыз кешеләргә дөньяда бик авыр яшәүләре турында уйланырга мәҗбүр итте. Шуңа күрә башкалар белән дус була белергә кирәк. Балалар белән үткәрелгән мускул релаксациясе балаларны мускулларын катырырга һәм аның киеренкелеген тоярга, ә аннары барлык тән өлешен дә йомшартырга ярдәм итте.

Дәрес азагында нәтиҗәләр ясалды: берүзеңә генә яшәп булмый, башкалар белән аралаша белергә кирәк, югыйсә, “шырпылыга” әйләнәсең.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International