«Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернаты» «Шәфкатьлелек» бүлегендә «Ташбака – минем дустым» дигән исем астында үткәрелгән чара.

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

19 сентябрь көнне «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернаты» «Шәфкатьлелек» бүлегендә «Ташбака – минем дустым» дигән темага тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэловна чара үткәрде.

Чараның максатлары: балаларны ташбака белән таныштыру, аның турында белемнәрен киңәйтү һәм җир-су хайваннарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Беренче өлештә балалар җир – су хайваны – ташбака белән таныштылар. Балалар ташбаканын тигез җирдән, ком өстеннән ничек итеп йөрүен күзәттеләр. Ташбакага кул белән кагылгач, ул үзенең башын һәм аякларын яшерүен күрделәр.Балалар зур кызыксыну белән ташбаканы үз кулларыннан ашаттылар. Чараның икенче өлеше аеруча күңелле булды. Ташбака Орехов Константинның 10 яшьлек юбилеена туган көненә торт һәм бүләкләр алып килде. Бу көн Костяның күңелендә бик матур тәэссирләр, җылы хисләр калдырды. Чара бик күнелле үтте,куйган максатларга ирешелде. Балалар бу чарадан канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International