Яшүсмер һәм закон.

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү кысаларында, социаль педагог Лямова Оксана һәм юрисконсультант Нигматуллина Гүзәл тарафыннан, ГАУСО «КЦСОН «Исток-Башлангыч» МТЗ һәм СЗ РТ Лениногорский муниципаль районы»   социаль участогында “Яшүсмер һәм закон” исемендәге лекторий уздырылды.

 Лекторийның максаты булып законнарны үтәү һәм яшүсмерләрдә хокук бозу белән бәйле төп төшенчәләрне формалаштыру торды.  Лекторий кысаларында балаларга «җинаять», «хокук бозу», «җинаять җаваплылыгы», «административ җаваплылык», « дисциплинар җаваплылык», «гражданлык-хокукый җаваплылык»төшенчәләре аңлатылды. Белгечләр билгеләп үткәнчә, административ җаваплылык, Административ хокук бозулар турындагы кодекста каралган хокук бозулар өчен кулланыла. Җинаять җаваплылыгы, нигезендә җинаять яткан, иҗтимагый куркыныч гамәлгә җәза бирүне күздә тота.

Хәзерге җәмгыятьтә  кешеләр үз хокукларын һәм бурычларын никадәр яхшырак белсә, аларның мөнәсәбәтләре дә шулкадәр яхшырак була, хәтта шактый катлаулы шартларда да алар үзләрен ышанычлырак хис итәрләр. Мәктәп укучылары җинаять кылу  турында гына түгел, яшүсмерләрне закон бозучылар, яисә җинаятьчеләрнең корбаннары итеп ясый торган вакыйгаларны да белергә тиеш.  

Чара ахырында барлык катнашучыларга лекторий темасы буенча белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International