Әтнә районы "Изгелек" социаль үзәге. "Гриппны кисәтү” исеме астында профилактик сөйләшү.

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 17 сентябрендә “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкать туташы белән берлектә “Гриппны кисәтү” исеме астында профилактик сөйләшү үткәрделәр. Очрашу бүлекчәдә исәптә торучы гаиләләр өчен социаль участокта үтте. Биредә мәгариф бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Чараның максаты: грипп авыруын кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Белгечләр салкын тию һәм грипп турында мәгълүмат бирделәр һәм буклетлар өләштеләр. Очрашу ахырында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International