Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернатында "Монда кояш безгә яктырак" исемле стена газеты чыгару.

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

2018 нче елның 17 нче сентябрь көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә “Мөстәкыйль яшәргә өйрәнү” корпусында тәрбияләнүче балалар “ Монда кояш безгә яктырак” дигән тема астында стена гәҗите чыгардылар.Барысы 5 бала катнашты. Шушы корпуста яши башлаганнан бирле балалар үзләрен бер гаилә кебек хис итә башладылар. Бу гәҗитне чыгаруның да максаты балаларны берләштерү, бер-береңә ярдәм итү хисләрен арттыру иде.Һәр бала кебек  үк, безнең балалар да сурәткә төшәргә ярата.Без яшәү рәвешеннән сурәтләр ясатып гәҗит чыгарырга булдык.Ял вакытында тугәрәк өстәл артына утырып,үз теләкләре буенча гәҗит чыгардылар.Бу гәҗит тәрбиячеләрнең дә, шулай ук балаларның да күңелләренә хуш килер дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International