Русия Федерациясенең Дәүләт Байрагы көненә багышланган интеллектуаль уен «Брейн-Ринг»

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

22 нче август 2018 нче ел, чәршәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яшьләр клубы “Ника” активистлары, Русия Федерациясенең Дәүләт Байрагы көненә багышланган интеллектуаль уен «Брейн Ринг» уздырдылар.

Уенның максаты Русия Федерациясенең Дәүләт Байрагы турында мәгълүматне киңәйтү, патриотик хисләрне үстерү һәм Дәүләт Байрагына хөрмәт тәрбияләү иде.

Алып баручы Марат Закиров интеллектуаль уенның темасын игълан итеп, 22 нче август – гадәти булмаган көн икәнен билгеләп үтте. 1991 нче елда Русия Федерациясе Югары Советы рәсми милли байрак өч төстән торырга тиеш дип карар чыгарды. Шул ук көнне 22 август - дәүләт байрагы көне итеп билгеләнде.

Уенда алтышар кешедән торган биш команда катнашты. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар уенны оештыручыларга рәхмәт сүзләре белдерделәр

Чарада 49 мөмкинлекләре чикләнгән кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International