Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме “Әбиләр һәм бабайлар, стартка!” ГАУСО КЦСОН "Надежда"

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме “Әбиләр һәм бабайлар, стартка!”

        7нче август көнне Әгерҗе муниципаль районының “Надежда” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль эшләр белгече Баранова Н.Н. һәм ЛФК буенча шәфкәт туташы Мухаметдинова И.А. зур уңышлар белән “Әбиләр һәм бабайлар, стартка!” дип аталган спорт бәйрәме үткәрде. “Зирәклек” һәм “Өлгерчәнлек” төркемнәренә бүленгән уенчылар, үзләренең яшьләрен дә, сызлану-авыруларын да онытып, һәр бәйчедә актив катнаштылар. Уенча чын күңелләре белән бирелгән ярышчылар кыршау һәм шарлар белән оештырылган бәйчеләрдә бик шәп ориентлаштылар. Конкурслар арасында спортка багышланган җырлар да искә алынып җырланды. Бәйрәм бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International