Бүген, 14 августта, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Зәй районына эшлекле визит белән килде.
Министр урынбасары гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Аңа зәйлеләр үзмәшгульлек, өстәмә белем алу, йортларга капиталь ремонт буенча ташлама, декрет ялында булган анага айлык пособие буенча сораулар белән мөрәҗәгать итте. Наталья Владимировна зәйлеләрнең һәр соравын җитди игътибарга алды.
Мондый кабул итүләр урыннарда ел саен оештырыла.