11 августта Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсе реабилитантлары һәм социаль педагоглары шәһәр стадионында уздырылган физкультурачылар көнендә катнаштылар. Алар армрестлинг һәм штанга ярышларында катнашып шактый зур уңышларга ирештеләр. Узган чара күрмәүчеләрдә дөньяга уңай караш һәм үзләренең мөмкинлекләренә ышану хисләрен ныгытты.