«Мин һәм минем хисләр»

2018 елның 14 августы, сишәмбе

14 август 2018нче ел, сишәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Мин һәм минем хисләр» дигән темага чара үткәрде. 

Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларга үзләренең хисләрен белгертә өйрәнү, тирә-юньдәгеләрнең хисләрен һәм кәефләрен сизә белү.

Хисләр – психик процессларның үзенчәлекле төре, алар кешенең тормыштагы вакыйгаларын, нинди дә булса әһәмиятле булган хәлләр (шатлык, курку, сөенеч) кичергәнен аңлата.

Чараны психолог «Хисләр. Нинди хисләр була. Кем хисләр тудыра ала.» – дигән әңгәмәдән башлады. «Хисләр йомгагы» күнегүендә катнашучылар рәттән бер бер артлы үзләре белгән хисне әйтеп җеп йомгагын тапшырдылар. «Үз хисеңнең рәсеме» күнегүендә һәр катнашучы үзенең булган хисен кәгазьга төшерде. «Сизеп ал әле!» күнегүендә ым һәм йөз хәрәкәте белән күрсәткән хисне башкалар сизеп алып әйтергә тиеш иде.

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар үзләренең хисләрен күрсәтеп, бер-берсенең кәефләрен күтәрделәр.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International