Июль ахырында Түбән Кама шәһәренең “Ярыш” спорт комплексында инвалидлар өчен сабантуй үткәрелде. Анда башка инвалидлар белән бергә Түбән Кама бүлекчәсе реабилитантлары да актив катнаштылар. 6 кеше концерт программасында катнаштылар: җырлар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Реабилитантлар конкурсларда, спорт уеннарында да актив катнаштылар. Түбән Кама бүлекчәсендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы Гараева Мәймунә шашка уеннында 3 нче урынны алды. Сабантуйда катнашучыларның барысына да баллы бүләкләр тапшырылды.