Эшче һөнәрләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр чәчтарашханәдә булып кайттылар. Балаларны җылы каршы алдылар һәм һәр бүлмәнең билгеләнеше турында сөйләделәр, чәчтараш һөнәре белән таныштырдылар. Реабилитантларга чәчтараш эшендә катнашу мөмкинлеге тәкъдим ителде, ә салонның чәчтарашлары балаларның чәчләрен кисеп күңелләрен күрделәр. Балалар бик канәгать һәм бәхетле булдылар.
Оештыручылар сүзләренчә, мондый чаралар балаларны һөнәрләр дөньясы белән таныштыра, балаларда кызыксыну, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлык һәм хөрмәт тәрбияли.
Соңгы яңарту: 2019 елның 25 июне, 18:22