Бөек Ватан сугышы вакытында батырлык, кешелеклелекнең бер ачык мисалы – Александр Матросов батырлыгы.
Мөслим интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар Советлар Союзы Герое Александр Матвеевич Матросовның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Рядовой Александр Матросов» исеме астында нәфис фильм карадылар. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр мәдәният чаралары оештыручы А.З.Заһидуллинаның геройның авыр язмышы, иртә ятимлеге, тырышлыгы, үҗәтлеге турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар.
Тарихи вакыйгаларны искә төшерү безнең азатлыгыбыз һәм иминлегебезнең кыйммәть булуын аңларга ярдәм итә, һәм без батырлар турындагы хатирәләрне сакларга,буыннан-буынга тапшырырга тиеш.

Соңгы яңарту: 2024 елның 7 феврале, 10:30