Тормыш игелекле эшлəр өчен бирелгəн.
2019 елның 26 нчы ноябрендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Үз-үзеңə ярдəм ит" технологиясе кысаларында "Тормыш игелекле эшлəр өчен бирелгəн" темасына əңгəмə формасында интегральлəшкəн чара узды. Тəрбияче Пантелеева С.А. һəм интернатта яшəүчелəр өчен чараның максатлары булып түбəндəгелəр торды: - эгоистик карашлардан баш тартуның əхлакый нигезен аңлау, игелек эшлəүнең рухи шатлык булуына төшенү. Ə бурычлары: социаль хезмəт алучыларда кешелəрне ярату хисе, игелеклелек, кеше хəленə керү, якыннарыңа игътибарлылык тəрбиялəүне дəвам итү. Чара елмаюдан башланды, аны өлкəннəргə беренче булып тəрбияче бүлəк итте. Алга таба Светлана Анатольевна игелеклелек турында шигырь укыды һəм шуны ук чара барышында өлкəннəргə дə тəкъдим итте, алар бик рəхəтлəнеп тəкъдимне кабул иттелəр. Шулай ук игелеклелек, дуслык турында жырлар жырладылар. Тəрбияче чара барышында игелеклелек хакында бик күп тəрбия эшлəре алып барды, ул игелеклелек, кеше хəленə керү, кызгану, мəрхəмəтлелек сүзлəренə басым ясады. Алга таба тəрбияче "игелек" планетасы булдырырга тəкъдим итте, монда барысы да актив катнашты. Чара азагында "Если с другом вышел в путь" жырын башкардылар, аерылышканда яңадан бер-берсенə елмаеп яхшылык телəделəр. Интернатта яшəүчелəр чарадан елмаюлар һəм яхшы тəэсирлəр кабул иттелəр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)