"Кайда ярый һәм кайда уйнарга ярамый " дигән темага чара

Кукмараның "Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Кайда ярый һәм кайда уйнарга ярамый " дигән темага  чара узды.

  . Максат: балаларны урамның машиналар йөрү өлешендә уеннар уздыру куркынычы турында ышандыру, уеннар һәм скутерларда, роликларда, велосипедларда йөрү өчен урыннар билгеләү.

     Әңгәмә барышында балалар түбәндәге сорауларга җавап бирделәр: Шәһәр урамнарында уйнап буламы? Нигә тротуарда уйнарга ярамый? Сез ишегалдында уйный аласызмы, юкмы? Бу сорауларга җавапны балалар " Куркынычсыз тәртип кагыйдәләре» рәсемнәрендә таба алдылар.

     Без башкарган эш балаларның юл грамотасы, юл-транспорт өлкәсендә үз-үзләрен тоту культурасы буенча белем дәрәҗәсен арттырыр, димәк, балаларыбызга юлларда ышанычлы, белемле булырга ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International