Һөнәр сайлау кеше тормышында төп бурычларның берсе булып тора. Әмма ул өлкән сыйныф укучылары өчен аеруча мөҺим.. Хезмәт базарындагы хәл турындагы мәгълүмат җитмәү сәбәпле, яшьләр еш кына аларның мәнфәгатьләренә, сәләтләренә туры килми торган, ә иң мөһиме – хезмәт базары ихтыяҗларына туры килми торган һөнәрләрне сайлыйлар. Һөнәрне дөрес ,нигезле сайлап алу, киләчәк тормыш юлында зур роль уйный.Шуңа күрә башлангыч һөнәри юнәлеш бирүнең роле аңлашыла, ул, чын мәгънәсендә, мәктәп эскәмиясеннән башланырга тиеш.
2020 елның 10 декабрендә “ Дэүләт Казна Учреждениясе Минзәлә Муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" социаль приюты" базысында Минзәлә шәһәренең , халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Сәхапова Роза Зөфәр кызы белән берлектә 6 һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен “Мин һәм минем булачак һөнәрем»дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара узды.
Очрашу барышында балаларга республикабызда һәм районыбызда кирәкле һөнәрләр һәм булачак һөнәрне ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләде. “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар белән Е.А. Климов методикасы ярдәмендә профориентация буенча тест үткәрде , тест нәтиҗәләре буенча балаларга нинди һөнәр туры килүен тагы бер кат аңлатып утте. Приютта тәбияләнүче балалар үзләренең төрле һөнәрләр белән кызыксынуларын әйттелр Фикер алышуда актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган һөнәрләргә кагылышлы сораулар бирделәр.
Приютта тәрбияләнүче балалар “Мин һәм минем булачак һөнәрем” дигән һөнәри юнәлеш бирүче чарадан үзләренең канәгат калуларын һәм Минзәлә шәһәренең , халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Роза Зөфәр кызына рәхмәтләрен җиткерделәр ,тагын шушындый файдалы чаралар үткәрүләрен көтеп калуларын әйттеләр.
.jpg)