Мартның һәр өченче сишәмбесендә бөтен дөньяда Бөтендөнья социаль эш көне билгеләп үтелә. Без бу датаны читләтеп үтә һәм кешеләргә ярдәм итүне үз һөнәре итеп сайлаучыларны билгеләп үтми кала алмадык.
Иң катлаулы социаль ярдәм төрләренең берсе – өйдә хезмәт күрсәтү. Социаль яктан иң аз якланган кешеләргә – инвалидларга һәм өлкән яшьтәгеләргә нәкъ менә социаль хезмәткәрләр ярдәмгә килә. Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 16 социаль хезмәткәр эшли. Кешене карау-тәрбияләү – аларның эше һәм ул еш кына авыр физик эш булса да, бу хезмәтне күңел җылысыннан башка үтәп булмый.
Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге – тотрыклы эшләүче дәүләт учреждениесе, ә аның хезмәткәрләре даими рәвештә хезмәт хакы алалар. Шуңа да карамастан, бу өлкәдә очраклы кешеләр юк, чөнки андыйлар монда тоткарланмый. Социаль өлкәдә киң күңелле һәм олы йөрәкле кешеләр генә эшли ала, чөнки өлкәннәр белән эшләү җиңел түгел. Әгәр балага үз абруең белән тәэсир итеп, нәрсәнең яхшы, ә нәрсәнең начар икәнен аңлатып булса, өлкән кешеләр белән, киресенчә: аларның көенә торырга, низаглар килеп чыкмасын өчен үткен, очлы почмакларны шомартырга туры килә. Күз алдыгызга китерегез әле, барысын да тыңларга, үз эшеңне башкарырга һәм шул ук вакытта өлкән кешенең кәефе күтәрелсен өчен тырышырга күпме сабырлык кирәк! Бу бөек хезмәт!
Барлык социаль хезмәткәрләр дә үз тәрбияләрендәге әби-бабайларның искиткеч әйбәт кешеләр булулары һәм аларны бик яратулары турында әйтәләр. Бер эчкерсез, ихлас күңелдән шулай белдерәләр. Тәрбиядәгеләр дә аларга үз мәхәббәтләрен, игътибарларын кызганмыйлар һәм рәхмәт белән җавап бирәләр. Безнең кайгыртудагы кешеләр -- бик рәхмәтлеләр. Бу тойгыны һәр хезмәттә дә кичереп булмый!
Соңгы яңарту: 2021 елның 16 марты, 13:14