Бөтендөнья өлкәннәргә карата явызлыклар куллану турында мәгълүмат тарату көне

15 июньдә 10 елдан артык инде Бөтендөнья өлкәннәргә карата явызлыклар куллану турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә.
 Бу көнне барлык кешеләрне өлкән буын вәкилләре язмышына битараф калмаска өндәү өчен мәгълүмати материаллар бастырыла. 
 Мөслим картлар һәм инвалидлар интерант-йортында өлкәннәрнең проблемаларына һәм сорауларына багышланган әңгәмә үткәрелде, һәр катнашучының «кешелеклелек», «сабыр булу» төшенчәләренә шәхси мөнәсәбәтен билгеләделәр.
 Чара ахырында реабилитация бүлмәсендә тән сәламәтлеген ныгытуга багышланган күнекмәләр эшләнелде. Социаль хезмәтләрдәнфайдаланалучыларның һәрберсе үзен кирәкле, оптимизм белән тулы итеп тойды, уңай кәеф алды.

    

Соңгы яңарту: 2023 елның 16 июне, 08:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International